Алмаз Кырымга фестивальгә китте
Инвалидлар арасында пауэрлифтинг буенча үткәрелгән республика чемпионатында 1нче урынны алган Алмаз Ишмуратов Татарстан жыелма командасы составына кертелде һәм хәзерге вакытта Кырымда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында үткәрелә торган "ПАРА-КРЫМ-2016" физкультура-спорт фестивалендә катнаша.